Лилиянең туганы Гомәров Рөстәм Кәлимулла улы истәлекләре
Лилиянең әнисе Хәдичә апайнын Чиләбе якларында эшләгәнен хәтерлим. Ул анда тимер юлда эшләде. Күрәсең, анда китүенең сәбәбе – Гомәр бабайның бертуган апасы Сабира әбиләр шул якта торалар иде, алар ярдәме һәм чакыруы белән яшь вакытта шунда урнашкан дип беләм. Аннары авылның менә дигән егете Җәүдәткә булган мәхәббәте дә кайтаргандыр инде туган якка. 1963нче елда булгандыр дип беләм, Хәдичә апай Җәүдәт җизнигә кияүгә чыкты.
Минем истә, безнең өйдән яшь киленне бик матур бизәлгән тарантаслы атка утыртып, ә артыннан тагын арбага җиккән ат, арбасында сандык, ә сандык янына мине утырттылар. Анысын бик яхшы хәтерлим. Кыңгырауларны челтерәтеп, гармун уйнатып (кем уйнаганын хәтерләмим, Габделхак я Салиһҗан абыйлар булмады микән, бәлки безнен урамнан Нәфыйк абый булуы да бар), төгәл әйтә алмыйм. Ул вакытта иң оста гармунчы дип Бариев Габделһак абыйны һәм күрше Закиров Салиһҗан абыйны белә идем) аргы якка чыгып киттек. Анда Мәйшәрәп кодагый әби, башка туганнар көтеп алдылар. Бик тәмле ризыклар ашаттылар, конфетлар бирделәр. Миңа иң истә калганы шул тәм-том булгандыр инде. Менә шулай без (ул вакытта безнең өйдә яшәүче Хәерниса әби, әти, әни, Һәнифә апай, Нәсимә апай, кечкенә Рәмлә һәм мин) Хәдичә апайны кияүгә бирдек. Бик күңелле булды. Җизнине бик ошаттык, бик чибәр, бик булган егет иде.
Хәдичә апай авылда рабкоопп конторасында эшли башлады, җизни бик оста сварщик иде. 70нче елларда җизнине участковый инспектор итеп куйдылар (Шекә авылыннан Шайһиев Хәйретдин абый пенсиягә чыккач, ялгышмасам). Башта лейтенант, аннары өлкән лейтенант булганы хәтердә калган.
Лилиянен туган көнен бик ачык хәтерлим. Шушмабаш больницасының бик шәп эшләп киткән еллары. Безнен әни-Венера Фәтһи кызы, Казанда курсларда укып кайткач, дезинфектор булып больницага эшкә урнашты. Хастаханә хәлләрен әни аша белеп тора идек, туганнар кереп ятса,әни ашарларына тәмле нәрсәләр дә пешереп алып менә иде. Хәдичә апайныңөченче кыз тапканын ул шундук әйтте, әбине куандырды.
Хәерниса әби белгәннәрен укый-укый (ә ул коръәнне яттан белә идее) яңа дөньяга килгән балага, исән- сау тапкан әнисенә теләкләр теләде. Әйтеп китим әле: безнен Хәерниса әби иптәше Гомәр бабай сугышта батырларча һәлак булып калгач, биш баланы аякка бастырган. Олы улы Нурулла, 1928 нче елгы, аннары безнен әти-Кәлимулла, 1931-нче елгы, Һәнифә апай, 1935 нче елгы, Һәдичә апай, 1938 нче елгы һәм төпчек кызы Нәсимә апай, 1941 нче елгы.
Бүгенге көндә барысы да вафат инде. Урыннары оҗмахта булсын. Лилиянең бабайсы- Мөһәммәдиев Гомәр Мөһәммәди улы, 1942нче елның көзендә яраланып сугыштан кайткач, ике атна колхозда җитәкче булган, аннары үз теләге белән 1942нче елның декабрь аенда, уң кулы гарип булса да, янадан сугышка китә. 1943нче елнын 29нчы январенда батырларча һәлак була. Бүгенге көндә безнең Гомәр бабайның кайда күмелгәне, ничек һәлак булганы билгеле, һәйкәлендә исем фамилиясе язылган. Ул Белгород өлкәсе, Вейделеевск районы, Николаевка авылында туганнар каберлегенә җирләнгән.
Тагын хатирәләр 1971нче елның 3нче май көненә алып кайта инде. Өйләдән соң Җәүдәт җизни безгә төште, инде куанычы йөзенә чыккан, малай тууын көткән булса да, бик шат, бәбәй тәпиен бераз юган. Мин шул көнне истә калдырдым – 3 май 1970нче ел дип. Ничек мин елын ялгышкандырмын, анлап бетермим. Соңырак кына Лилиянең туган елы-1971нче ел икәнен белдем.
Мин, олы малай буларак, Хәдичә апай эшкә чыккач, бер тапкыр каникул вакытында берничә көнгә бәбәй карарга да чыкканымны яхшы беләм. Күрәсең, кодагый әбинең берәр җиргә киткән вакыты булгандыр.
Тагын шунысын әйтәсем килә, безнеңҖәүдәт җизни бик китап укырга ярата иде. Без аның белән укыган әсәрләр буенча фикер алыша торган идек, бигрәк тә тарихи әсәрләр буенча. Аның китапханәдә укымаган китаплары калмагандыр дип беләм. Мин һәрби училищега укырга керергә җыенгач, (анын участковый инспектор вакыты), безгә кереп әтигә әйтте: «Кәлимулла абый, Рөстәм турында, сезнең гаилә турында мәгълүмәт сорыйлар өстән»,- ди. Шунда гына без аңладык, укырга керүе җайлы булмаячак, имтиханнан тыш башка катлаулыклар да күп икән.
Мин Шушмабаш мәктәбен тәмамлап, 1976нчы елда өйдән чыгып киттем. Лилия сеңлемә 5 яшь вакыт, әле мәктәпкә дә йөри башламаган иде. Отпускага кайтканда гына очраша идек. Без иптәшем Галина белән өйләнешкәндә (июнь ае 1981 нче елда) Лилиягә 10 яшь, безнең язылышу тантанасында ул иң яраткан бала булып катнашты.
Аннары, Лилия мәктәпне тәмамлаган 1988нче ел.Хәдичә апай Лилиянең Ульяновск техникумына укырга керүен белдерде. Алар Арчадан ике кыз (тагын иптәш кызы Наилә бугай) килеп, Ульяновсктагы китап техникумына (ул вакытта Ульяновский книжный техникум, хәзер башка төрле исемле) укырга керделәр. Ул вакытта да, хәзер дә бик дәрәҗәле техникум, төпле белем бирә торган. Лилия кергән специальносте – правоведение (хокук) иде. Безнең дә чит илдә хезмәт итеп, Ульяновск өлкәсенә кайтып, урман эчендә урнашкан хәрби частьта штаб начальнигы булып хезмәт иткән вакыт. Аралашып тордык, Лилия бик тырышып, әйбәт укыды. Бер елны, 1989нчы елнын көзе дип беләм, Лилияне Солдатская Ташла дигән авылга барып, студентларның бәрәңгедә эшләгән җирдән үземнен частька алып кайттым, хәрби машина белән. Минем өчен Лилиянең минем кебек Ульяновск шәһәрендә белем алуы бик аптырарлык хәл булды. Аннары гына Хәдичә апай анлатты. Шул елны, 1989нчы елның сентябрь аенда, Ульяновскта безнен беренче кызыбыз Гүзәл туды. Лилия аның бәбәй вакытын күрде. 1990нчы елда укуын тәмамлап, Казанга кайтып китте.
Гомер буе Лилиянең эшләренә, тормышына горурланып яшибез. Безнең туганнар арасында шундый шәхес булуы безгә бик тә кадерле. Исән-сау, әйбәт торсыннар! Барлык башкарган изге эшләре очен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
10 ноябрь 2025нче ел