ОЧРАШУЛАР

Болгарга сәяхәт Кырлайга сәяхәт
 
ИНТЕРНЕТ СӘХИФӘ

Сайтта Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе укытучыларының очрашу мизгелләре тупланды.

2023нче елдан башлап, укытучыларның дүрт очрашуы булды.

Бу очрашуларны Шушмабаш урта мәктәбенең 1988нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Лилия Хөснетдинова-Айхингер оештыра һәм спонсорлый.

1нче очрашу.
2023 нче ел. 16нчы июнь. Арча. Венеция рестораны.
Очрашулар... Шатлык-куанычлар белән әйтелә торган шушы бер бөртек сүзгә күпме мәгънә салынган. Күпме күз яше түгелгән, күпме хатирәләр калкып чыккан, күпме йөзләр бәхеттән балкыган...
Классташлар белән, укытучылар белән очрашудан да күңеллерәк нәрсә бар? Әйтегез әле, кемнең генә җыелышып, мәктәп еллары турында сөйләшәсе, якты хатирәләрне искә аласы килми икән? Бу бит гомернең иң матур вакыты – яшьлеккә кайту! Иң самими хисләрне искә төшерү, иң якын дуслар белән күрешү. Шуңа күрә дә мондый очрашулар еш булып тора.
Ә менә мин күптән түгел генә бөтенләй икенче төрле очрашуда булдым. Нинди дисезме? Укытучылар очрашуы булды ул. Һәм мин хәзер сезгә шул очрашуны бәян итәргә җыенам. Әйе, шундый очрашу да була ала икән. 16нчы июнь көнне булды бу мәңге онытылмаслык вакыйга. Җәйнең матур көнендә Шушмабаш урта мәктәбенең ветеран укытучылары очрашу бәйрәменә җыелдылар.
Шушмабаш мәктәбенә җыйналган укытучылар 2 яхшы автобуслар белән Арчаның “Венеция” ресторанына килеп төштеләр. Барлыгы – 60лап кеше. Күбесе җитмешенче елларда эшләгән ветеран мөгаллимнәр һәм бүгенге көндә эшләүче укытучылар.
Очрашу мизгелләре
Кем җыйнады һәм ни өчен?
Мин, шушы очрашуда катнашучы кеше буларак, сезгә шул вакыйгаларны тасвир кылам.
Бу очрашуны Шушмабаш урта мәктәбенең 1988нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, бүген Германиядә яшәп ятучы Лилия ханым Хөснетдинова оештырды. 
Бүгенге көндә Лилиянең кулында 4 дипломы бар. 5 телдә иркен сөйләшә.
Һәм шушы ирешкән уңышлары, алган белемнәре өчен ул Шушмабаш урта мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтен җиткерә.
Очрашу видеосы
2нче очрашу.
2024нче ел. 14-15нче июнь Болгарга сәяхәт
Рәхмәт сиңа, Лилия! Германиядә яшәп тә укытучыларыңны шулай олылаган өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Гаиләң белән тигез мул тормышта озак еллар тыныч яшәргә язсын. Эшең гөрләп барсын. Үзеңне дә туган якларда күреп, очрашырга насыйп булсын.
  Рәхмәт Шушмабаш мәктәбе укытучыларына һәм җитәкчелегенә шушындый онытылмаслык очрашу оештырганнары өчен. Әҗер-саваплары меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын. Без картайган укытучыларны шатландырганыгыз өчен үзегезгә дә гомерегезне шатлык-куанычларда үткәрергә язсын! Амин!
Болгар шәһәре — Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, соңрак Алтын Урданың мәшһүр шәһәрләренең берсе, мәдәният, цивилизация үзәгенә әверелә. 922 елның май аенда Болгарда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Биредә яшәгән сәхәбаләр турында күп кенә легендалар яши.
Вакыт узу белән Болгар үсә, зурая бара, шәһәр үзәгендә Җәмиг мәчете, патша сарайлары төзелә. Шәһәр халкы сәләтле, укымышлы була. Бу турыда табылган ташлардагы, керамикадагы язулар сөйли. Күп кенә шагыйрьләр дә яши Болгарда. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы да нәкъ менә биредә языла.
Тарихи сурәтләр
Болгарның байлыкларына, су янында урнашкан шәһәр булуына кызыгып XII-XIII гасырларда монголлар сугыш башлый, Чыңгыз хан гаскәрләре Болгарга бәреп керә. Ләкин болгарлар, күп югалтулар бәрабәренә булса да, сугышта җиңәләр. XIII гасырның икенче яртысында 50 меңнән артык халкы булган Болгар Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә. XIV гасырда шәһәрне имән стеналар белән әйләндереп алалар. Шуннан соң аны, рус елъязмаларыннан билгеле булганча, Бөек Болгар дип атый башлыйлар.
Шушмабаш урта мәктәбе укытучылары әнә шул изге җиргә сәяхәт кылып, рухи байлык туплап кайтты. Анда күргәннәр: тарихи истәлекләр, манарага менү, Ак һәм Кара пулатлар, Хан мавзолеенда, Көнчыгыш, Төньяк мавзолейларда, икмәк музеенда булу, Ак мәчетнең гүзәл күренеше, якты тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр әле. Кешелек дөньясы Болгар турындагы истәлекләрне, тарихи җәүһәрләрне буыннан–буынга тапшырып, саклап яшәргә тиеш.
Изге Болгар җирендә
3нче очрашу.
2025нче ел.13нче июль. Божа. Татар усадьбасы.

 Очрашу җәйнең иң матур көннәренең берсе, 13нче июльдә булды.  Чакырылган кунаклар Шушмабаш мәктәбенә җыйналып, уңайлы автобусларда очрашу буласы урынга – Божа авылындагы “ТатАрская усадьба” ресторанына килеп төштеләр. Барысы – 70кә якын кеше. Күбесе җитмешенче -сиксәненче елларда эшләгән ветеран мөгаллимнәр һәм бүгенге көндә эшләүче укытучылар, Лилиянең дус кызлары, туганнары. Төрле һөнәр ияләре, төрле холыклы, язмышлы һәм фикерле шәхесләр монда. 
 Әйе, очрашулар һәрберебезгә дә бик кирәк икән шул... Кеше гомере бит очрашу-күрешүләр белән дә матур һәм мәгънәле була. Ә менә бу ветеран укытучыларның очрашуы аеруча дулкынландыргыч, аеруча истә калырлык булды. Быелгы очрашу юбилярларга багышланган иде. Укытучыларның күбесе түгәрәк даталарын тутырган: кемгә 80, кемгә 70 булган. 60-50 яшьлекләр дә хәйран икән. Менә шуларны котлап матур чыгышлар яңгырады, һәрберсенә зур чәчәк бәйләмнәре һәм район хакимиятенең Мактау хатлары тапшырылды.
Укучыларның үз укытучыларын җыйнап, менә Лилия шикелле шулай очраштыруы, кунак итүе иң затлы һәйкәлләрдән дә изгерәк һәм бөегрәк гамәл. Бармы тагын шулай пенсиягә чыккан укытучыларын рестораннарда җыйнап кунак иткән укучы? Ишеткәнем дә, укыганым да юк.

Бу яктан Лилия – феноменаль шәхес. Аның бу гамәле безнең өчен мәрмәр һәйкәлләрдән дә кыйммәтрәк. Ул безне онытмаган шикелле без дә бу укучыбызны онытырга тиеш түгел.Ул - мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язып куелырлык укучы. Ерак Алман якларында яшәсә дә, Лилия Айхингер безнең турыда онытмый, хәлләрне белешә, шундый күркәм очрашулар оештыра.
Сурәтләрдә - без үзебез
Мәктәп еллары онытылмый, чөнки ул чор кеше гомеренең иң самими һәм мөһим вакытына туры килә. Шуңа бүгенге күрешүебез, мул табын артында татулашып сөйләшеп-гапләшеп утыруыбыз да шул вакытларга әйләнеп кайтыр өчен тагы бер сәбәп булды.

Рәхмәт сиңа, Лилия, инде мәктәпне тәмамлап, 37 елдан соң да үзеңнең тәрбияче-укытучыларыңны онытмаганың өчен. Ә бит онытылмаслык мөгаллимнәре күп Шушмабаш мәктәбенең . Без укыган заманда югары уку йортларына кергәндә акча түләү дигән нәрсә юк иде. Лилия коточкыч зур – бер урынга 23 кеше булган конкурсны узып юридик факультетка укырга керә! Тирән белем биргән тырыш мөгаллимнәре булган авыл мәктәбе укучылары гына шулай югары белем бирү йортларына барып керергә мөмкиннәр.
Тагын бер матур видео

Мөгаллим булып җир йөзендә иң җаваплы, иң акыллы кешеләр генә эшли ала.
Укытучының хезмәт җимешләре булып - белемле,тәрбияле ,тормышта үз урынын таба белгән укучылары тора.
Мөгаллимлек һөнәр генә түгел, мөгаллимлек – язмыш ул!
Аның белем дәрәҗәсе генә түгел, тышкы кыяфәте, холкы, характер үзенчәлекләре дә балаларга зур йогынты ясый, шәхси үрнәге бу тормышта балаларга үз урынын табарга ярдәм итә.
Мөгаллим булу өчен белем генә түгел, олы йөрәк тә кирәк. Менә шундый кешеләр утыра иде бүген бу очрашуда.
4нче очрашу. 2025нче ел. 26-27нче сентябрь. Тукай-Кырлай ял итү үзәге.

  Дөресен әйтергә кирәк, пенсионер укытучыларны тиешле дәрәҗәдә искә алу, хезмәтләренә карата лаеклы хөрмәтләү хәзерге вакытта юк дәрәҗәсендә. Чынбарлык шундый. Ә менә Шушмабаш урта мәктәбенең пенсиядәге укытучылары өчен быелгы ел – истә калырлык ел булды. Укытучылар көне уңае белән алар -30дан артык укытучы Кырлай авылына барып, ике көн ял итеп кайттылар. Килгән көнне кунакханәгә урнашканнан соң, тәмле төшке ашны ашагач, Тукай музеена юнәлделәр. Музейда экскурсовод Гөлнур ханым Шәрәфиева бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, Тукай турында искиткеч истәлекләр, тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Аннан соң яңа эшләнгән яр буе аллеясы буйлап  Сәгъди абзый өенә киттеләр.
Тукайга килү – үз халкыңның тарихын онытмау, аның шигъриятен, моңын йөрәгең аша үткәрү икән ул.Тукайга килү – туган телеңне онытмау, аның белән горурлану, соклану икән ул. Тукайның бɵеклегенə тɵшенү һəм шигырьлəренең аһəңен, сəнгатьчə эшлəнешен аңлау ɵчен шагыйрь туган һəм яшəгəн урыннарда кеше үзе булырга, ул эчкəн чишмə суларын үзе татып карарга, ул йɵргəн инеш буйларында үзе йɵрергə тиеш. Тукайның 140 еллыгы якынлашкан мәлдә Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылу үзе зур бәхет, лаеклы ялга чыккан укытучылар өчен зур шатлык булды.
Истәлеккә калган сурәтләр
Әгәр һәр мәктәпнең шундый бер Лилиясе булса, ни кадәр укытучы бәхетле булырлар иде. Олыгайган, ялга чыккан укытучылар турында сүз бара. Чөнки гомерләре буе балалар укыткан, бөтен тормышын шуңа багышлаган кешеләргә бары игътибар һәм хөрмәт кирәк. Укытучы халкы эшләгән вакытында да тиешле хезмәт хакы, тиешле дәрәҗә, тиешле мактау күрми. Пенсиягә чыккач бөтенләй онытыла.
Ә менә без Лилия оештырган шушы очрашулардан бөтенләй яшәреп, кәефләнеп, яшәү көче алып кайтабыз. Очрашудан соң үзебезнең чатларда атналар буе бөтен сөйләшү шушы очрашу турында бара. Кызганычка каршы, әлегә Лилия укытучылары белән очрашуларга үзе кайта алмый. Аның тормышын без үзе җибәргән видеолар аша гына күрә алабыз, хатлар алышабыз. Әмма укучыга укытучысын хөрмәтләү өчен чикләр юк икән. Безнең Лилиябез шуның ачык мисалы.
Лилия турында хатирәләр
Лилиянең дуслары, сабакташлары, авылдашлары,укытучыларының истәлекләре языла монда.
Син дә кушыл!

1
Лилиянең сыйныф җитәкчесе Фирая Салих кызының истәлекләре

Без укучы кызларым белән классташ егетләргә 23нче февральга бүләк ясарга булдык. Бүләк - блокнот, аның эчендә безнең фото.7кл,Класста 16 малай, 8 кыз иде. 1984-1985нче уку елы. Минем белән янәшә Лилия.
Фотода беренче рәт:(сулдан уңга) Кл.җит.Мортазина Фирая,Хөснетдинова Лилия,Шәвәлиева Д., Ризванова ,Габделфәртова Н. Икенче рәт: Миннебаева Л.,Закирова,Гатауллина, Бухарова Л.

Мин (Фирая Салих кызы) КГПИның чит телләр факультетын бетереп, Шушмабаш урта мәктәбенә юллама алып, 1982нче елның 15 августында эшкә кайттым.
Һәм яңа уку елыннан 5нче классның (8 кыз, 15 малай) сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар.
Шук, шаян укучылар булдылар - пионер сборлары, патриотик җыр конкурсы, җомга саен терлекчелек йортына концерт куярга төшүләр, февраль аенда Аҗаган уеннары - барысында да катнаштык.
Безнең класс отряды Зина Портнова исемен йөртте. Отряд председателе - Хөснетдинова Лилия булды. Аны бердәм тавыштан тәкъдим иттеләр чөнки Лилия бик җаваплы, эзләнүчән һәм актив иде. Уку алдынгысы- отличница иде. Кыю да иде.
5нче сыйныфта дип хәтерлим, дәрестән соң класс эшләре белән мәшгуль булганда класска бик тәлапчән укытучы Флера Абдуллаҗановна килеп керде һәм кырыйда яткан ипи кисәген күрде. Әлбәттә, "Кемнеке? Кем ипине ташлады?" дигән сорауны укучыларга бирде. Ул чорда ипигә карата кадер-хөрмәтне тәрбияләү беренче чиратта иде.
Укучылар эндәшми. Кем икәнен белмичә берәү дә өйгә кайтмый, - ди өлкән укытучы.
Хәйран вакыт узгач, җаваплы һәм дустанә Лилия бу гамәлне үз өстенә алды. Әлбәттә, ипи кисәген идәнгә ташлаучы ул түгел иде.
Менә шулай итеп Лилия классны кыен ситуациядән алып чыкты.
Миңа, яңа эшли башлаган тәҗрибәсез кызга да, классыма да бу бик зур сабак булды. Һәм бу вакыйганы алар барысы да хәтерли.

------------------------------------

Лилия кечкенәдән хайваннар ярата. Зоология дәресен бигрәк тә.
Өйләре совхоз фермасыннан ерак түгел. Кич белән сыер савучылар кичке савымга килгәч, сыерлар торагына менә торган гадәте барлыкка килә.
Шат күңелле, сүзгә тапкыр дояркалар, коллектив һәм шул ук вакытта үзара ярышу рухы, сыерлар һәм бигрәк тә кечкенә бозаулар кызыксындыра аны.

1984 елның кышы. Совхоз җитәкчесе: "кышкы каникул вакытында бозау караучыларны ял иттерергә мәктәптән берәр укучы бирә алмыйсызмы?", - дип мөрәҗәгать итә.
Бу эшкә 7нче класс укучысы Лилия Хөснетдинова алына. Кышкы каникулда классташлары озак йоклап, тәмле ашап, мультфильмнар карап ял иткәндә, карлар ера-ера әче таңнан Лилия 2 атна бозаулар карый, әнисенең ай-ваена карамыйча...
1983-1984 уку елы азагында "Северный” совхозы директоры Шәйхулла Зарипов мәктәпкә бик зур булышлык күрсәтте. Совхоз җитәкчелеге, ул вакыттагы шефларыбыз – Казан электрон-исәпләү заводы хезмәткәрләре ярдәме белән лингофон кабинетлары җиһазланды, һәр кабинетка радио урнаштырылып мәктәпнең радио үзәге булдырылды. Минем класс укучылары аларны бик саклап һәм кадерләп тоттылар.
Дружина сборы. Өлкән пионервожатый Гомәрова Фәридә. Дружина Павел Корчагин исемен йөртте.
Лилия почмакта, ак бантиклы, 1983-84нче уку елы.

10нчы сыйныф. Совхозга ярдәм итү.
Уку елы тәмамланганда экскурсияләр, кайсы класс кая барасын җыелышта сөйләшкәч, мин һәм тарих укытучысы Нургазидә Абдулловна белән, 7 класс укучыларын Изге Болгар җиренә алып барырга булдык.
Әйтергә генә ансат! Казанга түгел, Арчага бару да бер газап чор бит!
Арчага совхоз автобусы китереп куйды. Казанга электричка белән мендек. Туп-туры елга портына юнәлдек. Кызганычка каршы соңга калганбыз икән (Хәзерге заман элемтәсе булмагач метеорлар расписаниесен төгәл белеп чыкмаган идек).
Нишләргә? Ике укытучыга 20 бала. Кире кайтып булмый бит! Сөйләшә торгач елга портыннан ерак түгел эшчеләр тулай торагы бар икәнен белеп, көч хәл белән бер караватка икешәр баланы урнаштыру турында килештек.
Иртә таңнан беренче рейс белән Куйбышевка (Спас) юл тоттык.
Район үзәгеннән Болгарга хәтле җәяү бардык, урман аша үткәндә ландыш (энҗе) чәчәкләренең күплегенә сокландык.
Шундый маҗараларга бай булды бу сәяхәт!!!
Килеп җиттек, ә музей бикле! Безне көтмәгәннәр дә, алдан хәбәр бирмәгәч. Хәтеремдә татар теле укытучысы Валиева Нурания Фахриевна " анда минем курсташ кыз эшли" дип хат биреп җибәргән иде. Шул хатның ярдәме тиде- без Болгар музеена керә алдык.
Хәзерге Изге Болгар белән чагыштырып булмый- бары ике корылма гына бар иде ул чорда. Манарага менеп карадык, экспонатлар да аз иде.
Шул ук көнне кире кайтып киттек . Кайтканда юл маҗараларсыз булды.

Менә шул сәяхәт истәлегенә Лилия 40 елдан соң 2024 елның 14-15 июнендә ветеран укытучыларга, туганнарына һәм авылдашларына Изге Болгарга ике көнлек сәяхәт бүләк итте.

2
 
Лилиянең туганы Гомәров Рөстәм Кәлимулла улы истәлекләре

Лилиянең әнисе Хәдичә апайнын Чиләбе якларында эшләгәнен хәтерлим. Ул анда тимер юлда эшләде. Күрәсең, анда китүенең сәбәбе – Гомәр бабайның бертуган апасы Сабира әбиләр шул якта торалар иде, алар ярдәме һәм чакыруы белән яшь вакытта шунда урнашкан дип беләм. Аннары авылның менә дигән егете Җәүдәткә булган мәхәббәте дә кайтаргандыр инде туган якка. 1963нче елда булгандыр дип беләм, Хәдичә апай Җәүдәт җизнигә кияүгә чыкты.

Минем истә, безнең өйдән яшь киленне бик матур бизәлгән тарантаслы атка утыртып, ә артыннан тагын арбага җиккән ат, арбасында сандык, ә сандык янына мине утырттылар. Анысын бик яхшы хәтерлим. Кыңгырауларны челтерәтеп, гармун уйнатып (кем уйнаганын хәтерләмим, Габделхак я Салиһҗан абыйлар булмады микән, бәлки безнен урамнан Нәфыйк абый булуы да бар), төгәл әйтә алмыйм. Ул вакытта иң оста гармунчы дип Бариев Габделһак абыйны һәм күрше Закиров Салиһҗан абыйны белә идем) аргы якка чыгып киттек. Анда Мәйшәрәп кодагый әби, башка туганнар көтеп алдылар. Бик тәмле ризыклар ашаттылар, конфетлар бирделәр. Миңа иң истә калганы шул тәм-том булгандыр инде. Менә шулай без (ул вакытта безнең өйдә яшәүче Хәерниса әби, әти, әни, Һәнифә апай, Нәсимә апай, кечкенә Рәмлә һәм мин) Хәдичә апайны кияүгә бирдек. Бик күңелле булды. Җизнине бик ошаттык, бик чибәр, бик булган егет иде.

Хәдичә апай авылда рабкоопп конторасында эшли башлады, җизни бик оста сварщик иде. 70нче елларда җизнине участковый инспектор итеп куйдылар (Шекә авылыннан Шайһиев Хәйретдин абый пенсиягә чыккач, ялгышмасам). Башта лейтенант, аннары өлкән лейтенант булганы хәтердә калган.

Лилиянен туган көнен бик ачык хәтерлим. Шушмабаш больницасының бик шәп эшләп киткән еллары. Безнен әни-Венера Фәтһи кызы, Казанда курсларда укып кайткач, дезинфектор булып больницага эшкә урнашты. Хастаханә хәлләрен әни аша белеп тора идек, туганнар кереп ятса,әни ашарларына тәмле нәрсәләр дә пешереп алып менә иде. Хәдичә апайныңөченче кыз тапканын ул шундук әйтте, әбине куандырды.

Хәерниса әби белгәннәрен укый-укый (ә ул коръәнне яттан белә идее) яңа дөньяга килгән балага, исән- сау тапкан әнисенә теләкләр теләде. Әйтеп китим әле: безнен Хәерниса әби иптәше Гомәр бабай сугышта батырларча һәлак булып калгач, биш баланы аякка бастырган. Олы улы Нурулла, 1928 нче елгы, аннары безнен әти-Кәлимулла, 1931-нче елгы, Һәнифә апай, 1935 нче елгы, Һәдичә апай, 1938 нче елгы һәм төпчек кызы Нәсимә апай, 1941 нче елгы.

Бүгенге көндә барысы да вафат инде. Урыннары оҗмахта булсын. Лилиянең бабайсы- Мөһәммәдиев Гомәр Мөһәммәди улы, 1942нче елның көзендә яраланып сугыштан кайткач, ике атна колхозда җитәкче булган, аннары үз теләге белән 1942нче елның декабрь аенда, уң кулы гарип булса да, янадан сугышка китә. 1943нче елнын 29нчы январенда батырларча һәлак була. Бүгенге көндә безнең Гомәр бабайның кайда күмелгәне, ничек һәлак булганы билгеле, һәйкәлендә исем фамилиясе язылган. Ул Белгород өлкәсе, Вейделеевск районы, Николаевка авылында туганнар каберлегенә җирләнгән.

Тагын хатирәләр 1971нче елның 3нче май көненә алып кайта инде. Өйләдән соң Җәүдәт җизни безгә төште, инде куанычы йөзенә чыккан, малай тууын көткән булса да, бик шат, бәбәй тәпиен бераз юган. Мин шул көнне истә калдырдым – 3 май 1970нче ел дип. Ничек мин елын ялгышкандырмын, анлап бетермим. Соңырак кына Лилиянең туган елы-1971нче ел икәнен белдем.
Мин, олы малай буларак, Хәдичә апай эшкә чыккач, бер тапкыр каникул вакытында берничә көнгә бәбәй карарга да чыкканымны яхшы беләм. Күрәсең, кодагый әбинең берәр җиргә киткән вакыты булгандыр.

Тагын шунысын әйтәсем килә, безнеңҖәүдәт җизни бик китап укырга ярата иде. Без аның белән укыган әсәрләр буенча фикер алыша торган идек, бигрәк тә тарихи әсәрләр буенча. Аның китапханәдә укымаган китаплары калмагандыр дип беләм. Мин һәрби училищега укырга керергә җыенгач, (анын участковый инспектор вакыты), безгә кереп әтигә әйтте: «Кәлимулла абый, Рөстәм турында, сезнең гаилә турында мәгълүмәт сорыйлар өстән»,- ди. Шунда гына без аңладык, укырга керүе җайлы булмаячак, имтиханнан тыш башка катлаулыклар да күп икән.

Мин Шушмабаш мәктәбен тәмамлап, 1976нчы елда өйдән чыгып киттем. Лилия сеңлемә 5 яшь вакыт, әле мәктәпкә дә йөри башламаган иде. Отпускага кайтканда гына очраша идек. Без иптәшем Галина белән өйләнешкәндә (июнь ае 1981 нче елда) Лилиягә 10 яшь, безнең язылышу тантанасында ул иң яраткан бала булып катнашты.

Аннары, Лилия мәктәпне тәмамлаган 1988нче ел.Хәдичә апай Лилиянең Ульяновск техникумына укырга керүен белдерде. Алар Арчадан ике кыз (тагын иптәш кызы Наилә бугай) килеп, Ульяновсктагы китап техникумына (ул вакытта Ульяновский книжный техникум, хәзер башка төрле исемле) укырга керделәр. Ул вакытта да, хәзер дә бик дәрәҗәле техникум, төпле белем бирә торган. Лилия кергән специальносте – правоведение (хокук) иде. Безнең дә чит илдә хезмәт итеп, Ульяновск өлкәсенә кайтып, урман эчендә урнашкан хәрби частьта штаб начальнигы булып хезмәт иткән вакыт. Аралашып тордык, Лилия бик тырышып, әйбәт укыды. Бер елны, 1989нчы елнын көзе дип беләм, Лилияне Солдатская Ташла дигән авылга барып, студентларның бәрәңгедә эшләгән җирдән үземнен частька алып кайттым, хәрби машина белән. Минем өчен Лилиянең минем кебек Ульяновск шәһәрендә белем алуы бик аптырарлык хәл булды. Аннары гына Хәдичә апай анлатты. Шул елны, 1989нчы елның сентябрь аенда, Ульяновскта безнен беренче кызыбыз Гүзәл туды. Лилия аның бәбәй вакытын күрде. 1990нчы елда укуын тәмамлап, Казанга кайтып китте.

Гомер буе Лилиянең эшләренә, тормышына горурланып яшибез. Безнең туганнар арасында шундый шәхес булуы безгә бик тә кадерле. Исән-сау, әйбәт торсыннар! Барлык башкарган изге эшләре очен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

10 ноябрь 2025нче ел



3
Лилиянең балачак дусты Фәридә Марсель кызы истәлекләре.

Без пионер чакта мәктәбебездә 19 май-Пионерия туган көнен аеруча матур итеп билгеләп үтү традициясе бар иде. Шул көнгә дип, атна-ун көн алдан, иң матур шомырт ботагын сайлап алып, шешәгә суга тыгып чәчәк аттыра идек.

Безнең авылда Хәдичә исемле, гофрированный кәгазьдән бик оста итеп чәчәкләр ясаучы, бер карчык яши иде. Авыр эштән тупасланып беткән бармаклары белән шундый җиңел генә бөтереп куяр иде шул чәчәкләрне... Әзер чәчәкләрнең читләрен кызыл, зәңгәр тушька манып, коры манный ярмасына батырып ала иде. Шулкадәр матур килеп чыгар иде ул чәчкәләр. Шатланып шул чәчәкләрне өйгә алып кайтып, чәчәк аткан шомырт ботагына бәйләп, бәйрәм көнне мәктәпкә алып бара идек.

Иртәдән берничә сәгать дәрес укыганнан соң, әниләр әзерләп биргән тәм-том салынган рюкзакны асып, шарлар кабартып, чәчәкле ботакларны, транспорантлар күтәреп, речевкалар әйтеп урам әйләнер идек. Бөтенебез формадан, кып-кызыл галстуктан...

Безнең урам тутырып төшкәнне күреп, олы кешеләр капка төпләреннән карап озатып калырлар иде. Аннары Биләңгәр буена барып, үзебез алып килгән консервларны (Завтрак туриста), йомырка белән ипине ашап алганнан соң күңелле уеннар, ярышлар башланып китә...
Әй, ул көннең күңеллелекләрен әйтеп бетерә торган түгел... Менә нинди матур балачак мизгелләрен татып үскән буын бит без!

Безнең бәрәңге бакчасы буенда искергән, көпчәкләрсез ашыгыч ярдәм машинасы бар иде. Без гаиләдә өч кыз, өйдәге бөтен артык савыт-саба, чүпрәк-чапрак, паласлар белән шул кабинаны бизәп, өй-өй уйнарга ярата идек.

Дус кызлар белән шунда җыелып бик күңелле итеп уйнаган чаклар истә. Бу кызлар арасында, билгеле, Лилия дустыбыз да бар иде.

Бер көн бездә уйнасак, икенче көнне башка кызларга уйнарга бара идек.

Шулай бер Лилияләргә чыкканым да истә. Аларның кухняларында түгәрәк агач өстәл тора иде. Җәүдәт абыйның безгә аш салып ашатканын хәтерлим...
1982 нче елның сабантуенда әтиебезнең аты беренче килде. Әти ат башын тотып, безне атка атландырып фотога төшкән бүгенгедәй исемдә. Өченче кыз бала мин, минем артта Лилия дустыбыз.
(Шул елның көзендә әтиебез мәрхүм булды)


4
Ясминә Нурислам кызы истәлекләре

Лагерьда ял иткән вакытта тәмле итеп ашарга пешерүче Гөлзәйнәп апа,лагерь җитәкчесе Рәшидә апа,завхоз Райлә,җыештыручы, чисталыкны тәэмин итүче Бәрия һәм вожатыйлар: Мәдинә ,Ясминә.


5
Лилиянең классташы Бохарова Ләйсән истәлекләре

Безнен класс бик тату иде. Бәлки Лилия кебек укучы булуы да өлеш керткәндер. Бик тырыш,максатчан, ижади,булышучан идеЛилия. Мин 10 классның 7 елын Лилия белән бер парта артында утырып укыдым.Шундый классташым булуы белән бик горурланам.
Лилия кечкенәдән бер минутын да бушка эрәм итми иде, гел ни беләндердер мәшгуль булыр иде. Кышкы каникулда фермада (без ял итэбез) бозаулар группасы алып бозау карады.Күп еллар узгач әнисе (Хәдичә апай мәрхүмә) сөйли: буран көн,күз ачып булмый, төнлә ишек-капкаларны күмеп кар яуган, кеше эшкә барырга ишектән чыга алмый,карасам, Лилия “бозаулар ач”, дип, чаңгы киеп бакчадан менеп киткән, ди. Менә шундый иде ул электән.Кешенен кем буласы кечкенәдән билгеле була диләр,чыннан да дөрес икән.
Бервакыт Лилия мина әйтә: мин синең турыда хикәя яздым,ди.Фантастик хикәясенен баш героена минем исемне биргән икән. Шул хикәясе белән телевизордан чыгыш ясаганын карадык.
Әле ул режиссёр да иде. Бервакыт бик заманча итеп Телемост концерт куйдык. Авыл халкы бик яратып караган иде шул вакытта. Бөтен мероприятиеләрдә ул башлап йөри иде инде. Мин Лилия белән укыганыма бик горурланам.

6
Лилиянең классташы Нуриева Рәмлә истәлекләре

Без Шушмабаш урта мәктәбендә ике ел укыдык. Шекәдә 8 нче классны тәмамлагач, Талия, Динар, Марат һәм мин, Флера Абдулловна җитәкчелегендәге 10 А классына килеп кушылдык. Озак ияләндек димәс идем. Биредә без яңа дуслар таптык. Яңа укытучылар, бөтенләй башка дөнья. Без Талия белән 5 км ераклыктагы Илдус авылыннан килеп укыдык, еш кына җәяүләп тә кайта идек, ул вакытлар бик күңелле булып истә калган. Флера Абдулловна кырыс булса да гадел, төпле киңәшләре, кызыклы дәресләре белән минем күңелемне яулаган шәхес. Нәкъ менә ул миңа физика фәнен сайларга этәргеч бирде. Һәм бүгенге көндә мин үзебезнең шул 6 нчы кабинетта физика укытучысы булып эшлим, үз эшемне бик яратам.
Классташларыма килгәндә, без бүген дә очрашканда бер-беребезне хөрмәт белән сәламлибез, мәктәп елларын искә алабыз. Мәсәлән, нинди һөнәр сайлыйсымны әле үзем дә төгәл белмәгәндә, классташ егетләр миңа, Рәмлә, син укытучы булырсың, дип әйтәләр иде. Кызыксынучан, кешенең куңелен аңлый торган Фәридә, тыйнак Фәния, ихлас күңелле Миннебаева Лилия, көләч йөзле Алсу, аерылмас дуслар Лилия һәм Ләйсән. Ә Нурисә белән без бергә 5 ел институтта укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, бүген дә аралашып яшибез. Без общежитиедә яшәгәндә Лилия безгә кунакка да килеп йөрде әле. Ул вакытта яңа гына шәһәргә киткән кызлар, авылны бик сагына идек, радиодан татарча җыр ишетсәк тә, кайтасы килә башлый иде, шуңа бер-беребез белән аралашу рәхәт иде.
Соңгы арада өлкән укытучыларыбыз, остазларыбыз белән еш аралашу, очрашулар мәктәп елларының кеше тормышында нинди әһәмиятле икәнен тагын бер кат исбатлый. Ә бу матур очрашуларны оештыручы Лилиябезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсе килә.
Лилия, киң күңелле, гади, кешеләргә хөрмәтле, ачык йөзле классташым! Синең олы йөрәкле булуыңа мин сокланам. Зур унышларга ирешүеңә, үз эшеңнең остасы булуыңа исә, мәктәп елларыннан ук синдә булган алдынгы караш, нык характер, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт нигез булып торадыр.

7

Тарих укытучысы Җаббарова Нургазидә Абдулла кызы истәлекләре


40 ел элек завуч Гарипов Шафигулла Зайнуллович мәктәптә авыл тарихы һәм аның кешеләре белән бәйле материалларны туплау инициативасы белән миңа мөрәҗәгать итте. Яңа мәктәп ачылган еллар, класс-кабинетлар да күп, туплаган материалларны урнаштырып, укучыларга күрсәтү өчен бер почмак булыр әле дигән хыял иде бу. Ул чорда Бөек Ватан сугышында катнашып Җиңү белән әйләнеп кайткан ветераннарның күбесе исән-сау иде.
Шулай итеп Шафигулла Зайнуллович белән киңәшләшеп, төрле юнәлешләрдә эзләнүләрне, истәлекләр һәм информация туплауны башлап җибәрдек.
Ул елларда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны барлау, исән-сау кайткан фронтовикларның тормыш юлларын ачыклау юнәлешендә зур күләмле хезмәт башкарылды. Әле ул вакытта аларның күбесе белән очрашулар да оештырылды. Өлкән укучылар үзләренең класс җитәкчеләре белән аларның Бөек Ватан сугышында үткән юлларын, күрсәткән батырлыкларын, орден-медальләре турында күп мәгълүматлар тупладылар.
Мәктәп тормышы белән бәйле фотолар, мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр турында язмалар, газета-журнал материаллары, Шушмабаш турында шигырьләр, җырлар тупланды. Чыгарылыш класс укучыларының мәктәпне тәмамлаганда төшкән фотоларын туплап бару гадәти күренешкә әверелде.
Булачак музейда, әлбәттә, аерым бүлекләр планлаштырылды: авыл тарихы, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы, авылыбызның данлыклы шәхесләре, хәзерге тормыш. “Северный” совхозы турында мәгълүматлар туплаганда, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин җитәкләгән совхоз, Шушмабаш авылындагы төзелешләр, алдынгы эшчеләр, җитәкчеләр турында бик күп истәлекләр җыелды.
Шулай итеп музей эшли башлады һәм 1985 елның 5 маенда Шушмабаш авылы белән бәйле тарихи истәлекләрне туплый башлаган музей бүлмәсе ачылды. Эш аздан калды – экскурсоводлар, эзләнү эшләре белән кызыксынган укучыларны музей эшенә тарту. Һәр бүлеккә аерым укучылар җаваплы итеп билгеләнде. Лилия Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин турында сөйләргә алынды һәм бу гамәл Лилия үзе әйтмешли дәвамлы була:

“90нчы еллар башында перестройкадан сон, Россияга иностранный инвесторлар килә башлады. Казанда ул вакытта «Всемирный конгресс татар» дигән организация бар иде. Урынбасары Дамир Минсагирович дигән язучы. Шул вакытта безне Университет аша шул чит илдән килгән татарларга тәрҗемә итәргә чакыралар иде. Бу кешене нигә сөйлим: эшли торгач ул кызыксынды инде, каян мин, кем мин...
Берсендә ул мине тагын бер Америкадан килгән кеше белән таныштырды. Бу кеше: Нәкыйп Сафиннын малае булып чыкты. Инвестор булып СП *совместное предприятие - фирма ачарга килгән, Казанга.
Мин әйттем инде, безнең тарих укытучысы мәктәптә музей ачтырды, Сезнен әтиегез: Нәкыйп Сафин турында анда аерым стенд бар дип. Ул стендта куратор мин идем бит инде хәтерегездә булса, шалт итеп әтисенең биографиясен яттан сөйләп тә бирдем. Урындыктан егыла язды иптәш) “.

Лилия максатчан тырыш укучы булды. Чыгарылыш класс укучыларыннан гадәттә кем, кая укырга бара дигән сораштыру була. Лилиянең хыялы адвокат булу. Шул вакытта бер укытучы шиген белдереп Лилияне үпкәләтә. Әмма теләк бик көчле булганга миңа мөрәҗәгать итә. Резеда Ирековнаны (сүзем дога булсын) рус теленнән, Резеда Мансуровнаны математикадан, мине тарихтан өстәмә дәресләр бирүне үтенә.
Белем белән генә булмый, теләк, тырышлык та кирәк бит. Ул сыйфатлар Лилиядә бик көчле иде.
Хәзер без беләбез инде Лилиянең бик көчле, төпле белем бирә торган ВУЗларда укыганын. Сәяси, икътисадый, хокук ягыннан “подкованная” икәнен. Ничек өлгергән, курыкмаган? – дип сокланып, горурланып утырам.
Лилия югалмаган, өметсезләнмәгән, тырышкан, максатына ирешкән. Күңеле каралмаган, нәфрәтләнмәгән. Масаймый да, уңышларының нәтиҗәсе шундадыр, - дип уйлыйм мин.
Кояш нуры – шәфкать кулы,
Бармы синнән шәфкатьле?!
Яшә син гомерең буе
Үзеңдә тоеп рәхим- шәфкатьне.

8
Лилия турында берәр истәлек язып җибәрсәгез, иртәгә монда сезнең текст булачак!
Лилия турында
Шушмабаш авылында яшәүче Җәүдәт абый белән Хәдичә апа гаиләсендә Лилия өченче төпчек кыз була. Үзе әйтүенчә, күбрәк Майшәрәп әбисе тәрбиясендә үсә. 1978-88 елларда – мәктәп укучысы. Уку алдынгысы, бик актив, отряд советы рәисе, дружина советы рәисе, комсорг. Җавапчылыкны үз өстенә ала белә, үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнаша.

Максатына ирешүне кечкенә адымнардан башлый, урта мәктәпне бетергәч, ул 1988-1990нчы елларда Ульяновск шәһәрендәге Сәүдә Техникумында укып, “Хокук белеме” факультетын тәмамлый.

1990-1996нчы еллар. Казан Дәүләт Университеты , юридик факультетның “Халыкара хокук” бүлеген бетерә. Конкурс коточкыч зур – бер урынга 23 кеше була. Әмма Лилия конкурстан уза.
Укыган вакытта ук Татпотребсоюзның «Таткооплестстройторг» дигән базасында юридик бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Аннан Арбитраж судына күчә. Эштән соң, кичке якларда “Дом Ученых” ка йөреп, инглиз телен өйрәнә.

Аны Мәскәүгә эшкә чакыралар. Чөнки ул вакытларда инглиз телендә сөйләшүче юристлар бик аз була. Мәскәүдә Югары Арбитраж судында эшли. Ярты ел тирәсе Петербургта чит ил фирмаларын теркәү Палатасында эшләп ала.

Аннан дус кызы белән Мәскәүдә чит ил инвесторларына үз эшчәнлекләрен ачып һәм ябып бирә торган фирма ачып җибәрәләр. Шушы эшләр белән шөгыльләнгәндә Лилия булачак ире белән таныша. Аңа фирма ачып бирә. Өйләнешәләр. Һәм 1998нче елда Лилия Хөснетдинова Германиягә күченеп, Лилия Хөснетдинова-Айхингер булып яши башлый.

Тырыш, уңган кыз монда да югалып калмый. 1999-2003нче елларда Германиянең Халыкара элемтәләр Институтында укый.
Бүгенге көндә Лилиянең кулында 4 дипломы бар. 5 телдә иркен сөйләшә.
Лилиянең сыйныф җитәкчесе Фирая Салих кызына язган хаты.

Миннән Рәхмәт хаты.
Кадерле Укытучыларым! Инде мәктәпне бетергәнгә 35 ел. Вакыт бик тиз узды, матур хатирәләр, истәлекләр калды.
Мин сезнең һәммәгезгә дә: биргән белем, өйрәткән акыл, түземлегез өчен барлык Шушмабаш урта мәктәбе укучылары исеменнән РӘХМӘТ әйтәм һәм баш иям.
Берни дә онытылмады, бар белем дә кирәк булды.
 Арабыздан киткән, яраткан укытучыларыбыз:
Ахмадуллина Жәмилә Ахметовна, Мансур Садреевич, Райхана апа, Резеда Ирековна, Миннебаев Рифат абый, Бухарова Фирая Гарафеевна, Пионер-вожатый Фәридә апа һ.б.— барыгыз да истә, уйда, алдыгызда рәхмәт әйтеп баш иям.
Кул кысып рәхмәт әйту бурыч булып калды...
Минем тормыш шулай булды, бер тапкыр да классташлар очрашуына да барган булмады, укытучыларга очрашып рәхмәт тә әйткән юк. Гафу.
Мин үземне сезнең алда бик бурычлы итеп хис итәм.
Һәрберегезгә, аерым РӘХМӘТ !!!
Кадерле, Фирая Салиховна, француз теленнән барлык институтларда да экзаменнарны яхшы билгегә бирдем. Сезнен биткә кызыллык китерерлек булмады.
Хәзер көндә монда, Германияда- 4 фирмабыз бар. Эш чиксез күп. Немецлар мине бик ярата, килешәбез.
Барысы да сезнен аркада, сез биргән старт белән! Олы рәхмәт!
Лилия оештырган очрашулар турында матбугат язмалары.
Автор: Фәрит Вафин
Арча хәбәрләре. "Шушмабаш-Кырлай арасы - гомергә истә калды.3.10.2025
Татарстан яшьләре. "Шундый Лилиябез бар безнең" 31.07.2025
Мәдәни җомга. "Менә шундый Лилиябез бар безнең". 31.07.2025
Арча хәбәрләре. "Лилия укытучыларын кунакка җыйды". 7.07.2023
Татарстан яшьләре. "Гомергә истә калды". 3.10.2025

-------------------------------------------------

Лилия оештырган очрашулар турында матбугат язмалары.
Автор: Гөлшат Локманова

Арча хәбәрләре."Легендар укытучыбыз".4.06.2025
Арча хәбәрләре, Акчарлак.Мәдәни җомга "Изге Болгарга бүләк сәяхәт".25.06.2024
Арча хәбәрләре. "Юбилейлар тантанасы кабат җыйды яшьлеккә". 27.07.2025
Арча хәбәрләре сайты, Шәһри Казан газетасы. "Тукайга сәяхәт".11.10.2025
Лилия фотолары
Лилиянең кызы Кристина
  • Лилиянең кызы Кристина
    Кристина иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләр һәм җырлар, көйләр яза.
  • Кристинаның балачактагы сурәте
Сайтка материаллар җибәрү, сораулар бирү өчен безнең белән элемтәгә керү
WhatsApp
Телеграм
ВКонтакте
Facebook
Instagram
Почта
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website